В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшел реконструкция 70 урамда үткәрелде.
Фото: Марат Мугинов
Агачлар Карл Маркс, Большая Красная, Дзержинский, Театр, Бауман, Академик Парин, Сибгат Хәким, Чистай, Фатыйх Әмирхан, Декабристлар, Краснококшайск, Восстание урамнарында, Ленин дамбасы, Горький Шоссесы, Оренбург һәм Себер трактларында, Җиңү, Ямашев, Ибраһимов, Камалиев проспектларында, Әмәт магистрале, Зур Казан боҗрасында һәм башка участокларда утыртылган.
Үсемлекләрне утырту белән беррәттән авария хәлендә булган һәм зарарланган агачларны кисү эше дә дәвам иткән – бу эш узган ел 1165 үсемлеккә кагылган.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанда 70 урамда яшел реконструкция үткәрелде. Моннан тыш, 2020 елда 5 мең вазон һәм кашпо рәсмиләштерелде, 3,5 млн чәчәк үсентесе утыртылды, күләмле 17 чәчәк композициясе булдырылды, дип хәбәр итте И.Куляжев.