В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чүп чиләгенә ташланган бер батарейка 20 квадрат метрга якын туфрак һәм 400 литр суны авыр металлар белән пычрата ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь). Бер ел эчендә Казанда 11 тоннадан артык файдаланылган батарейкаларны тапшырдылар. КАМАЗ файдаланылган туклану элементлары белән Чиләбегә юнәлде инде, анда батарейкалар махсус заводта эшкәртеләчәк.
Татарстан башкаласында яшәүчеләргә чүп чиләгенә ташланган бер батарейканың 20 квадрат метрга якын туфрак һәм 400 литр суны пычрата алуын искәртәләр. Шул сәбәпле кулланылган элементларны махсус боксларга җыярга кирәк. Соңыннан батарейкаларны махсус заводларда эшкәртәләр, бу исә алынган материалларны җитештерүнең төрле тармакларында икенче тапкыр кулланырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы.