Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.03.2023, 10:45

Бер ел эчендә Татарстанның Россия кулланучылар күзәтчелеге белгечләре 17,5 тонна сыйфатсыз продукция һәм чималны гамәлдән чыгарган

Аларны маркировка булмау, саклау шартларын бозу һәм яраклылык срогы чыгу сәбәпле яраксызга чыгарганнар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март). 2022 елда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре әйләнештән гомуми авырлыгы 17,5 тонна булган 939 партия сыйфатсыз һәм куркыныч чималны тартып алган. Чагыштыру өчен, 2021 елда 40,4 тонна авырлыктагы 1517 партия тартып алынган.

Үзебездә җитештерелгән яраксыз продуктлар партияләренең өлеше 93,6% тәшкил иткән, импортланучылар – 6,4%. Иң күбе җиләк-җимеш һәм яшелчәләр – 232 партия, сөт һәм сөт продукциясе – 66 партия, он-ярма әйберләре – 61 партия, кош ите, йомырка һәм алардан эшләнгән продуктлар – 56 партия, шулай ук ит һәм ит продукциясе 53 партия алынган. 6333 кг җиләк-җимеш продукциясе, 5234 кг ит һәм ит продукциясе, шул исәптән кош ите, йомырка һәм алардан эшләнгән продуктлар, 2460 кг башка азык-төлек продуктлары һәм 2180 кг он-ярма әйберләре яраксызга чыгарылган.

Продукция әйләнештән, нигездә, маркировкаланмау, саклау шартлары бозылу, яраклылык срогы чыгу, лаборатория сынаулары нәтиҗәләре буенча продукциянең туры килмәве, продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы товарны озату документлары булмау аркасында алынган.

Гамәлдән чыгарылган продукция турында мәгълүмат Россия кулланучылар күзәтчелеге порталының «Мәҗбүри таләпләргә туры килми торган продукция» бүлегендә басылып чыкты. Республикада сыйфатсыз һәм куркыныч продукция әйләнешен ачыклау һәм булдырмау дәвам итә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар