Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.02.2023, 10:15

Бер ел эчендә Казанның җәмәгать транспорты 221 млн пассажирга хезмәт күрсәткән

Метрополитен автобуслардан соң популярлык буенча икенче булды – пассажирларның 14% ы аннан файдаланды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы февраль, Юлия Летникова). Бер ел эчендә Казанның җәмәгать транспортында пассажирлар саны 7% ка арткан. Автобуслардан соң еш кына пассажирлар метроны сайлый. Шәһәрнең автотранспорт предприятиеләренә 770 машина йөртүче һәм 843 кондуктор җитми. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров җиткерде.

Казан Башкарма комитетында Казан Мэры Илсур Метшин каршында структур бүлекчәләрнең хисап тотулары дәвам итә. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, шәһәрнең җәмәгать транспортында пассажирлар саны бер ел эчендә 7% ка арткан: 2021 елда алар 206,7 млн булса, 2022 елда 220,9 млн кеше булган. Шул ук вакытта узган ел күрсәткечләре 2019 елның пандемиягә кадәрге дәрәҗәсеннән 40 миллионга кимрәк – ул вакытта шәһәр халкы һәм кунаклары җәмәгать транспортыннан 260,7 миллион тапкыр файдаланган.

Узган ел казанлылар ешрак автобуслардан файдаланган – аларга 153,4 млн артык пассажирны колачлаган 70% туры килә. Популярлык буенча икенче урында метрополитен – аннан 14% яки 30,5 млн пассажир файдаланган. Троллейбуслар 10% ны (22,2 млн пассажир) һәм трамвайлар 6% ны (14,8 млн) йөрткән.

460 меңнән артык шәһәрленең ташламалы транспорт карталары бар. Уртача алганда, ай саен 109 меңгә якын шундый карталар тулыландырыла. 2021 ел белән чагыштырганда ташламалы йөрүләр саны үзгәрмәгән диярлек һәм 70 млн тәшкил иткән. Искәртеп узабыз, октябрьдән 8 яшьтән 18 яшькә кадәр мобилизацияләнгән казанлыларның балалары җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана ала. Моның өчен аларга транспорт картасы рәсмиләштерелә. 7 яшькә кадәрге балалар өчен йөрү элек тә бушлай иде.

Пассажирларны йөртү куркынычсызлыгын арттыру өчен узган ел 7 автобус юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик рәвештә теркәү приборлары белән җиһазландырылган. Шулай итеп, автобус полосалары булган 47 урамда 31 мең хокук бозу очрагы теркәлгән.

Шәһәрнең җәмәгать транспортында 1437 машина йөртүче һәм 1309 кондуктор эшли. Кадрларны җәлеп итүгә һәм укытуга карамастан, хезмәткәрләр кытлыгы саклана. Бүгенге көндә 770 машина йөртүче һәм 843 кондуктор кирәк.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең транспорт челтәре 56 автобус маршрутыннан тора, аларда 732 берәмлек күчмә состав эксплуатацияләнә, 136 берәмлеккә 10 троллейбус маршруты; 87 берәмлеккә 9 трамвай маршруты, 15 составка 11 станция булган бер метрополитен линиясе бар. Автобус маршрутларының озынлыгы – 1,2 мең км, трамвайныкы – 247 км, троллейбус маршрутларының озынлыгы – 257,4 км, метро 18,2 км тәшкил итә.

Транспорт комитетында кайнар линия эшли. Бер ел эчендә аңа 23 мең 517 шалтырату килгән – 2021 ел белән чагыштырганда 7% ка кимрәк. Шалтыратуларны +7(843)275-30-50 телефоны буенча кабул итәләр.

Барлык яңалыклар