300 меңнән артык китапны өйгә алып, укучылар басма сатып алмыйча, 120 млн сумга якын акчаларын янга калдырган.
Фото: Денис Гордийко
Китапханә хезмәтләреннән файдаланып һәм өйгә 300 меңнән артык китап алып, китап укучылар басмаларны сатып алмыйча, 120 млн сумга якын акчаларын янга калдыра алдылар, дип хәбәр итә учреждениенең матбугат хезмәте. Китап бирү процессын автоматлаштыру гадиләштерә: китапны махсус терминал ярдәмендә алып була. Моның өчен укучыга бокска китап салырга һәм беренче тапкыр килгәндә теркәү өстәлендә рәсмиләштерелгән уку билетын сканерларга кирәк.
Бер ел эчендә китапханәгә 565 мең кеше килгән, 1200 чара һәм 1000 нән артык экскурсия узган, көн саен аның бүлмәләрендә лекцияләр, мастер-класслар, халыкара һәм бөтенроссия фестивальләре үткәрелә. Моңа күргәзмә һәм конференц-залларны, проектлар эшләү өчен ике аудиторияне, ачык террасаны һәм башкаларны үз эченә алган китапханә бинасы мөмкинлекләре дә ярдәм итә.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда китапханә яңартылган бинага күчте, ул традицион китап саклагыч форматыннан уку заллары белән иҗади очрашулар, укыту дәресләре, фәнни дискуссияләр һәм музыкаль презентацияләр өчен алдынгы мәйданчыкка әверелде. Китаплар бирү эше 2021 елның 20 нче мартында яңартылды. ТР Милли китапханәсе көн саен 9:00 дән 21:00 гә кадәр эшли.