В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хезмәткәрләр 3,2 мең квадрат метрдан артык мәйдандагы эшләрне кулдан башкарган
Марат Мөгыйнов фотосы
Әйтик, «Төньяк вокзал» станциясеннән «Дубравный» станциясенә кадәрге участоктагы беренче төп юлда 12,4 чакрым ара махсус агрегат белән юылган. Моннан тыш, хезмәткәрләр «Авиатөзелеш», «Кремль» һәм «Габдулла Тукай мәйданы» станцияләрендә 3,2 мең квадрат метр тирәсе метро диварларын һәм рельслар арасындагы уемнарны кулдан юган. Тоннельнең беренче төп юлы буйлап «Сукно бистәсе» станциясеннән «Әмәт» станциясенә кадәрге тимер юл өлешендә 590 метр ара кулдан юылган.
Ике атна эчендә метрополитенда җиһазлар һәм җайланмалар төзекләндерелгән. Станцияләрдә 46 ишек тәртипкә китерелгән, «Әмәт» станциясендә 42 тактиль плитә һәм метрокүпердә 15 идән плитәсе алыштырылган.
Моннан тыш, электр транспорты депосы территориясендә 23 күчерү юлы, парк юллары кардан чистартылган, 55 метр рельс һәм 34 метр тоннель юлы көйләнгән.
Исегезгә төшерәбез, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе 132 чакрымга сузылган трамвай юлына, 313 чакрым озынлыктагы трамвай һәм троллейбусларның контакт челтәренә хезмәт күрсәтә.
Башкарыла торган эшләр санына карамастан, җир өсте электр транспортының юлларын, кече станцияләрен һәм кабельләрне яңартуга 9 миллиард сум чамасы акча таләп ителә.
Хәзер шәһәрдә хәрәкәт итүче барлык составны электр белән туендыра торган 30 кече станция эшли. Шул ук вакытта инфраструктура шактый тузган булып санала: 131 чакрым контакт челтәрен, 35 чакрым кабель линиясен капиталь төзекләндерергә кирәк, ди белгечләр. Шулай ук электр белән туендыра торган 4 кече станцияне реконструкцияләү ихтыяҗы бар.