Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.09.2021, 11:46

Ике ай эчендә электробус 23 мең 967 пассажирга хезмәт күрсәткән

Сынау режимында җәмәгать транспортының заманча экологик төре Казан буйлап октябрь уртасына кадәр йөри.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь). Электробус ике айга якын Казан урамнары буйлап хәрәкәт итә. Бу вакыт эчендә ул 9723 км юл узган һәм 23 мең 967 пассажирга хезмәт күрсәткән.

Исегезгә төшерәбез, җәмәгать транспортының заманча экологик һәм икътисадый төре 15-нче июльдән 15-нче октябрьгә кадәр «Академик Глушко – Елга порты» 3-нче номерлы троллейбус маршрутында сынау уза. Казанлылар йөрү турында +7(843)253-12-50 номеры буенча яки Instagram битендә фикер калдыра алалар. Соңгы ике айда 1000 кеше тәэсирләре белән уртаклашты.

Көн саен линиядән депога кайтканнан соң, электробус югычка керә, ә аннары җитештерүче завод белгечләре тарафыннан механик һәм электр җиһазларына хезмәт күрсәтүгә җибәрелә. Электробус акрын зарядкага куела, аннары гомуми карап чыгу һәм аның төп узеллары һәм җайланмаларының эшкә яраклылыгын тикшерү үткәрелә. Беренче чиратта механик җиһазлар тикшерелә – хәрәкәт иминлеген, руль идарәсенең төзеклеген, тормозларның, компрессорның, руль идарәсе гидронасосының эшкә сәләтлелеген, әйдәп баручы күпернең, шиналарны һәм алардагы басымны, кысылган һава чыкмавын һәм компрессордан май агуын билгеләүче төеннәр һәм җайланмалар тикшерелә.

Аннары электр җиһазларын: яктырту, хәбәр итү, салон эчендә экран, ишек приводлары, борт компьютерында хаталар булу, камералар эше, түбән вольтлы тоташтырулар һәм предохранительләр эше тикшерелә. Моннан тыш, пантограф карала, шунтларның, изоляторларның торышы, күтәрелү һәм төшү тикшерелә, кирәк булганда бу механизмнар җайга салына. Машина йөртүчедән кисәтүләр булган очракта, белгечләр аларны көндәлек тикшерү вакытында бетерәләр яки заявка ремонтына җибәрәләр, дип хәбәр итәләр «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә.

Барлык яңалыклар