Халыкның шәхси машиналары кар җыю техникасы һәм җәмәгать транспорты йөрүенә комачаулаган
Фото: Денис Гордийко
Барлык хокук бозучыларга административ штрафлар салыначак. Әйтик, автомобильне җәмәгать транспорты полосасында калдырган өчен автомобиль хуҗасын 1500 сум күләмендә җәза көтә.
Исегезгә төшерәбез, 17-21 нче гыйнвар көннәрендә беренче һәм икенче категорияле юлларга гына да (поселоклар, ишегалларыннан тыш) миллион тоннадан артык кар яуды. Казанда аномаль кар яву сәбәпле «Буран» планы гамәлдә булды. Юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эш оештыра, төп магистральләрдә һәм җәмәгать транспорты маршрутларында транспортның тоткарлыксыз хәрәкәтен тәэмин итү аларның төп бурычы булып тора.