Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.01.2018, 09:55

4 көн эчендә Казанда явым-төшем нормасының 78% яуган

И.Метшин коммуналь хезмәтләргә түбәләрне һәм бистә юлларын чистартуга аеруча игътибар итәргә кушты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар, Екатерина Виславская). Узган атнада 4 көн дәвамында яуган көчле кар нәтиҗәсендә Казанда явым-төшем нормасының 78% яуган. Шәһәрдә кар чистарту эшләренә өстәмә техника җәлеп ителде, атна азагына төп магистральләр чистартылды, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.

Ул искәртеп үткәнчә, декабрьдә кар тагын да күбрәк булды – айлык нормадан 237% яуды.

“Гомумән алганда, төп магистральләрдә эшләр норматив срокларда башкарылды, - диде шәһәр башлыгы. – Халык тарафыннан канәгатьсезлек булды, ләкин атна ахырына төп магистральләр чистартылды”.

И.Метшин билгеләп үткәнчә, юллар буенда калган автомобильләр комачаулап тора. Кар төнлә чистартыла, ләкин казанлыларның шәхси машиналары чистарту сыйфатын һәм эш тизлеген киметә. Мэр Казанның ЮХИДИ идарәсен, Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетын һәм администрацияләр башлыкларын әлеге сорауны хәл итүдә эшне ныгытырга чакырды.

Моннан кала, шәһәр башлыгы Башкарма комитетка бистә юлларын һәм түбәләрне чистартуга аеруча игътибар итәргә кушты.

“Түбәләрне чистарту буенча зур эш кала. Кар төшүне көтмичә, идарә итүче компанияләрне ашыктырырга кирәк”, - диде ул һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллинга әлеге сорауны контрольгә алырга кушты.

Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 8 мең тоннадан артык кар чыгарылган, ә кышкы сезон башыннан – 369 мең 743 тонна. Бүген Казан урамнарына 576 юл хезмәте эшчесе һәм 294 берәмлек махсус техника чыгачак.

Барлык яңалыклар