В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
FIFA Җанатарлар фестиваленә үтү уңайлы булсын өчен алдан килергә киңәш ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь). Беренче алты көн эчендә FIFA Җантаралар фестивалендә 221 900 кеше булган. Бүген дә футбол яратучылар фестиваль мәйданчыгына килә һәм Иран һәм Испания җыелма командалары арасыдагы матчны карый алалар. Оештыручылар мәйданчыкка алдан килергә киңәш итәләр, бу фестивальгә үтүне җиңеләйтәчәк.
Спорт һәм социаль проектлар дирекциясендә казанлыларны һәм шәһәр кунакларын берничә гади кагыйдәне үтәргә чакыралар: алдан килергә, сувенирлар алырга һәм футбол бәйрәме атмосферасын тоярга.
FIFA Җанатарлар фестиваленә аерым керү аша гына үтеп була, куркынычсызлык хезмәтләре тамашачыларны һәм шәхси әйберләрне тикшерәләр.
Фестивальгә ябык һәм уңайлы аяк киемнәреннән килергә киңәш ителә. Алдан мәйданчыкка алып килергә тыела торган әйберләр исемлеге белән танышырга кирәк: кулчатырлар, штативлар, селфи-таякчыклары һәм эчемлекләр алып килергә ярамый, велосипедлар өчен махсус парковка бар.
Балалар өчен махсус беләзек алырга киңәш ителә, моның өчен табышлар бюросына яисә мәгълүмат стенды волонтерларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аксессуарда ата-аналарның телефон номерлары күрсәтеләчәк.
Моннан кала, искәртеп үтәргә кирәк, мәйданчыкта махсус зоналарда гына тартырга ярый. Аларны табу өчен волонтерларга яисә объектның хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.