Киләсе елда үсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү программасы дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь, Ксения Швецова). Бүген аппарат киңәшмәсе барышында ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов социаль объектларны капиталь төзекләндерүнең тиңдәшсез күләмеәре турында хәбәр итте. Соңгы 5 ел эчендә Казанда 26 үсмерләр клубы капиталь төзекләндерелгән – төзекләндерүдә мохтаҗ булган клубларның яртысы. Финанслау күләме 170,2 млн сум тәшкил итә. Киләсе елда үсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү программасы дәвам итәчәк, дип ышандырды Д.Анисимов.
Аерым алганда, 2018 елда Казанда 8 үсмерләр клубында 40,3 млн сумлык эшләр башкарылган. Бүген аларда 1500 бала һәм үсмер шөгыльләнә. Ремонттан соң учреждениеләр сыйлырышлыгы 15% арткан.
Шәһәр үсеше өчен иң мөһим программаларның берсе сәламәтлек саклау объектларын төзекләндерү булды. Дмитрий Анисисмов билгеләп үткәнчә, 16 объектның 5-се (шәһәр сырхауханәләре) тулысынча тәмамланган, калганнарында эшләр тәмамлану алдында тора һәм агымдагы ел азагына кадәр бетәчәк.