Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2020, 17:42

4 ай эчендә Татарстанда балалар катнашында 91 юл-транспорт һәлакәте теркәлде

20-нче майдан 3-нче июньгә кадәр республикада «Игътибар - балалар!» дигән профилактик чара узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). 4 ай эчендә Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 91 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләрдә 4 бала үлгән, тагын 101 бала җәрәхәтләр алган.

Балалар катнашындагы барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере диярлек җәй айларында була. Әйтик, узган елның июненнән августына кадәр 151 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 бала үлгән һәм 158 бала зыян күргән. Мондый юл-транспорт һәлакәтләренең өлеше ел дәвамында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми күләменнән 27% тәшкил итә. Шуңа бәйле рәвештә, 20-нче майдан 3-нче июньгә кадәр республикада «Игътибар - балалар!» дигән профилактик чара узачак.

Бу чорда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны «Сакла.ру» порталының видеоматериалларын кулланып, юл хәрәкәте кагыйдәләренә дистанцион рәвештә өйрәтәчәк. Республикада балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтүгә юнәлтелгән акцияләр узачак. Моннан тыш, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәвен һәм белем бирү оешмаларына һәм сәламәтләндерү лагерьларына килү юлларының, юл билгеләренең, светофор объектларның һәм коймаларның торышын тикшерәчәк. Моннан тыш, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирүенә бәйле юл йөрү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау чаралары узачак.

Дәүләт автоинспекциясе республикада яшәүчеләрне юлларда үтә игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Ата-аналарга балаларының куркыныч тудырырдай урыннарда, шул исәптән юллар янында да, караучысыз калмаулары турында кайгыртырга киңәш итәләр.

Автомобильчеләргә 7 яшьтән кечерәк булган балаларны йөртү баланың авырлыгына һәм үсешенә туры килгән балаларны тотып тору системаларын (җайланмаларын) кулланып башкарылырга тиеш, дип искәртәләр. Шул ук вакытта Дәүләт автоинспекциясе балаларны, җиде яшькә җиткәннән соң да, балаларны тотып тору җайланмасында йөртергә киңәш итә.

Барлык яңалыклар