Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2019, 10:12

4 ай эчендә Казанда пассажир транспортын йөртүчеләр гаебе белән 39 юл-транспорт һәлакәте булган

Һәлакәтләрнең саны узган ел күрсәткечләре дәрәҗәсендә кала - 2018 елда бу чорда 38 һәлакәт теркәлгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Казанда юл-транспорт һәлакәтләре профилактикасы нәтиҗәсендә җәмәгать транспортын йөртүчеләр гаебе белән кылынган юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел күрсәткечләре дәрәҗәсендә кала.

Агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләре буенча, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, шәһәрдә пассажир транспортын йөртүчеләр гаебе белән 39 юл-транспорт һәлакәте булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бер һәлакәткә күбрәк. Шуларның 31-е автобус йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан, 8-е – «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе транспортында. Шул ук вакытта пассажир транспортын йөртүчеләр гаебе белән пассажирларның егылу очраклары 20-дән 14-кә кадәр кимегән.

Җәмәгать транспортында аварияләрне киметү максатыннан Транспорт комитеты атна саен «Руль көне» кебек профилактик чаралар, транспорт чаралары йөртүчеләрнең Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын тикшерү буенча комиссия һәм башкалар уздыра. Пассажирлар ташу иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә мәсьәләләр юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә карала.

Моннан тыш, белгечләр шәһәр пассажир транспортының күчмә составында видеорегистраторларны куллануны контрольдә тота, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча рейдлар үткәрә. 4 ай эчендә шәһәр пассажир транспорты предприятиеләренең машина йөртүчеләр составы белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча 38 лекция һәм әңгәмә үткәрелгән.

Профилактик эш нәтиҗәсендә   «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе машина йөртүчеләре гаебе аркасында зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәтләре 27,3%-ка, 11-дән 8 юл-транспорт һәлакәтенә, «ПАТП – 4» муниципаль унитар предприятиесе - 62,5%-ка, 8-дән 3 юл-транспорт һәлакәтенә кимегән. «ПАТП-2» муниципаль унитар предприятиесендә юл-транспорт һәлакәтләре 33,3%-ка, 9-дан 12-гә кадәр арткан.

Хокук бозучыларга карата җәза чаралары күрелә. Әйтик, агымдагы елның 4 аенда 60 хокук бозу очрагы каралган, 16 машина йөртүче өстәмә стажировка үтәргә җибәрелгән, тагын икесен эштән алганнар, дип хәбәр иттеләр Комитетта.

Барлык яңалыклар