В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барыннан да ешрак «электрон чират» терминаллары аша күпфункцияле үзәкләргә, табибка, социаль яклау, ЮХИДИ бүлекчәләренә язылганнар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). 2019 елның беренче кварталында Татарстан халкы хезмәт күрсәтелү өчен төрле ведомстволарга кабул итүгә онлайн форматында 3,8 млн. тапкыр язылган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9%-ка күбрәк. Татарстанлылар язылу өчен күпфункцияле үзәкләрдәге терминалларны, дәүләт хезмәтләре порталын һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасын куллануны өстен күрә.
«Электрон чират» терминаллары аша күп очракта республика халкы күп функцияле үзәкләргә, табибка, социаль яклау, ЮХИДИ һәм Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе бүлекчәләренә языла. Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша иң популяр электрон язылу халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә һәм гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләренә туры килә, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.