Җылы көннәр җитү белән, ишегалларында балалар юл-транспорт имгәнүләре саны арта.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). 3 айда Казанда балалар катнашында 24 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 25 балигъ булмаган бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Җылы көннәр җитү белән, ишегалларында балалар юл-транспорт имгәнүләре саны арта. ЮХИДИ йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, ә ата-аналарны ишегалларында йөргәндә балалары артыннан күзәтергә чакыра.
Еш кына машина йөртүчеләр билгеләнгән кагыйдәләрне боза һәм ишегалларында максималь мөмкин булган тизлектән - 20 км/сәг арттырып хәрәкәт итә. 12-нче апрель 19.47 сәгатьтә Побежимов урамындагы 46 нчы йорт ишегалдында 43 яшьлек «Шевроле Клан» автомобиле йөртүчесе куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламый һәм туктаган транспорт чаралары артыннан йөгереп чыккан биш яшьлек кызны бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бала авыр ябык баш сөяге-ми җәрәхәте алган, сул балтырның сөякләре сынган.
23-нче апрель 13.56 сәгатьтә 38 яшьлек «Порш Каенн» автомобиле йөртүчесе Театр урамындагы 1-нче номерлы йорт ишегалдында самокатта йөргән дүрт яшьлек малайны бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә баланың баш мие селкенә һәм күпсанлы имгәнүләр ала.
Торак зонасында юл йөрү кагыйдәләре буенча җәяүлеләр хәрәкәте тротуар буенча да, юл өлеше буенча да рөхсәт ителә, дип искә төшерә Казанның Дәүләт автоинспекциясе. Шул ук вакытта җәяүлеләрнең өстенлеге бар, әмма алар транспорт чаралары хәрәкәте өчен нигезсез киртәләр тудырырга тиеш түгел. Ата-аналарга балаларга юлда һәм ишегалдында үз-үзен тоту кагыйдәләрен аңлатырга һәм балаларның урамда караучысыз йөрүен минимальләштерергә кирәк.
Машина йөртүчеләрне үз чиратларында йорт яны территориясеннән юлга чыкканда игътибарлырак булырга һәм ишегалларында тизлекне арттырмаска өндиләр.