Дәүләт автоинспекциясе исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен җаваплылык турында искә төшерә.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче гыйнвар). 2022 елда Казанда исерек килеш машина йөртүчеләр катнашында 40 юл-транспорт һәлакәте булган. Аварияләр нәтиҗәсендә 53 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган һәм 3 кеше үлгән. Исерек шоферларның машина белән идарә итү очраклары яңа елның беренче тәүлекләрендә дә теркәлгән: ЮХИДИ исерек хәлдә 19 кешене ачыклаган, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Дәүләт автоинспекциясе исерек хәлдә машина йөрткән өчен җаваплылык турында искәртә, рульдә барудан баш тартырга һәм юлда шикле булып күренгән машина йөртүчеләр турында ЮХИДИгә хәбәр итәргә чакыра.
Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән яки автомобиль белән идарә итүне исереккә тапшырган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе буенча 30 мең сум күләмендә административ штраф һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Әгәр машина йөртүче бу хокук бозуны кабат эшләсә, җинаять җаваплылыгы көтә.
Моннан тыш, РФ Җинаять кодексының 264 нче маддәсе нигезендә, исерек машина йөртүче гаебе белән кеше сәламәтлегенә зыян килсә яки кеше үлеменә китерсә, 5 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.