Ил эчендә популяр юнәлешләр Санкт-Петербург, Махачкала, Минераль Сулар, Новосибирск булган.
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар). Узган ел Казан аэропорты 4 млн 18 мең пассажирга хезмәт күрсәткән – Татарстан Гражданнар авиациясе тарихында беренче тапкыр шундый күрсәткечкә ирешкән. 2021 ел белән чагыштырганда, үсеш 3,7% тәшкил иткән. 12 ай эчендә барлыгы 18 мең 770 очыш башкарылган.
2022 елда аэропортның маршрут челтәрендә 90 юнәлеш булган, шул исәптән 33 халыкара. Эчке һава линияләрендә пассажирлар агымы 9,5% ка арткан – 3 млн 105 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Популяр юнәлешләр арасында Санкт-Петербург, Махачкала, Минераль Сулар, Новосибирск, Калининград һәм Сочи бар. Гадәттәгечә, Мәскәүгә очучы рейсларга ихтыяҗ зур. Россия башкаласына Казаннан 1 млн 524 мең пассажир очкан, 2021 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 16,8% ка арткан.
Халыкара юнәлешләрдә пассажирлар агымы 12,3% ка кимегән – бу кайбер очышларны бетерү белән бәйле. Халыкара юнәлешләр буенча барлыгы 913 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Бодрум, Дубай, Даламан, Хургада һәм Истанбулга очышлар популяр булды, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.