Казанлылар еш кына калдыкларны вакытында чыгармауга, сулыкларга пычрак ташлау, чокырларны чүп-чар белән күмүгә зарлана.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель, Алинә Бережная). 2020 ел эчендә Татарстан Экология министрлыгына халыктан 3 мең 777 мөрәҗәгать кергән, шул исәптән казанлылардан «Халык контроле» системасы аша 160 хәбәр, 86,8% каралган. Шәһәрлеләр еш кына калдыкларны вакытында чыгармау, сулыкларга пычрак ташлау, йортлар янындагы сасы искә, чокырларны төзелеш чүп-чары белән күмүгә зарланалар. Халыкның мөрәҗәгатьләре буенча нинди чаралар күрелүе турында бүген Башкарма комитетта эшлекле дүшәмбедә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Радик Нәҗметдинов сөйләде.
Экологлар эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе - атмосфера һавасының торышын контрольдә тоту. Узган ел «Чиста һава» акциясе вакытында экологлар һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре 900 автомобиль тикшергәннәр, пычратучы матдәләрне арттыруның 41 фактын ачыклаганнар.
Узган ел казанлылардан атмосфера һавасы торышына 498 шикаять килгән. Нигездә, халык «Восточный» каты көнкүреш калдыклары полигоны ягыннан килгән сасыз искә зарланган. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе һәм аналитик контроль инспекциясе хезмәткәрләре кизү торды. «Оператив җавап бирү өчен WhatsAppта төркем булдырылды, халык проблемалар турында хәбәр итте һәм белгечләр урынга оператив рәвештә чыкты. Күчмә тикшерү нәтиҗәләре буенча, полигон янында урнашкан районнарда сасы иснең сәбәбе– өслекне сугаруның технологик процедурасы», – дип хәбәр итте Радик Нәҗметдинов.
Бүгенге көннең өстенлекле бурычлары арасында – Самосыров полигонын рекультивацияләү һәм аны актив дегазация системасы белән тәэмин итү. Шулай ук шәһәрнең биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү буенча инженер-тикшеренү эшләре комплексы үткәрелде, уңай экспертиза бәяләмәсе алынды
Барлыгы шәһәрдә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 4 автомат станциясе эшли. Мониторинг онлайн алып барыла. Һавада пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителә торган күләме арту ачыкланганда, административ чаралар күрелә.
Экологлар һәм калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урыннарына зур игътибар бирәләр, 2020 елда барлыгы 624 шундый урын ачыкланган, шуларның 564-е бетерелгән, бу 90,3% тәшкил итә. Кышын шундый ук эш санкцияләнмәгән кар өемнәре буенча алып барыла – узган ел 16 беркетмә төзелгән. Вакытлыча кар ташлау урыннары буенча начар хәл Космонавтлар урамы, 44-нче һәм 46г номерлы йортлар арасында, Гадел Кутуй урамындагы 86-нчы номерлы йорт,1-нче корпус янында, Бохара һәм Сабир Әхтәмов урамнарында күзәтелә. Бу участоклар буенча гражданнардан 21 мөрәҗәгать килгән, дип хәбәр итте Радик Нәҗметдинов.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров кар эреп беткәннән соң, вакытлыча саклау участокларын тиешле санитар-экологик халәткә китерергә кирәклегенә игътибар итте. «Экология министрлыгына кышын, кар күп яуган көннәрдә ярдәм итүегез өчен рәхмәт, сез кар өю өчен вакытлы пунктлар оештырырга рөхсәт иттегез, хәзер без бу участокларны чиста калдырырга тиешбез», – диде Рөстәм Гафаров. Ул кар эрү чорында ишегалларында һәм социаль объектлар территорияләрендә су басуларга аерым игътибар бирергә, ә халыкны проблемалы участоклар турында «Ачык Казан» системасына хәбәр итәргә чакырды.