Республикалылар ярдәме белән җинаять теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март, Ксения Швецова). Татарстанда соңгы ике ай эчендә генә дә хокук саклау органнары хезмәткәрләре наркотик матдәләр белән тәэмин итүнең 14 каналын яптылар. Шул ук вакыт аралыгында наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 1,5 меңнән артык административ хокук бозу ачыкланган. Бу эштә татарстанлыларның катнашуы зур әһәмияткә ия – 11-нче мартта старт алган “Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит” акциясе кысаларында татарстанлылардан 110-нан артык хәбәр алынган инде.
Республика халкы ярдәме белән акция башланганнан бирле 45 җинаять һәм 215 административ хокук бозу очрагы теркәлде, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган бүгенге матбугат конференциясендә ТР Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы урынбасары Кирилл Жданов. Узган елны республикада 20-дән артык наркопритон эшчәнлеге туктатылды, ә агымдагы елның 2 аенда – тагын биш, һәм бу эштә шәһәр халкының катнашуы мөһим роль уйнады, дип өстәде ул.
Наркотиклар сату өлкәсендәге җинаять эшләрен һәм административ хокук бозуларны ачыклау эшләреннән тыш, Татарстанда аларны булдырмау буенча да профилактик эш алып барыла. Әйтик, 2012 елдан Республика наркология диспансеры базасында “Уртак эш” федераль проектының төбәк ресурс үзәге эшләп килә. Узган елда проект волонтерлары мәктәп укучылары һәм студентлар арасында психоактив матдәләр куллануны булдырмауга юнәлдерелгән 225 профилактик чарада катнашты.
Скрининг-диагностик юнәлеш кысаларында Татарстанда 2006 елдан башлап укучылар профилактик тикшерү узалар. “2006-2017 елларда табиблар миллионнан артык кешене карадылар һәм нәтиҗәдә 1072 кешенең наркотик матдә куллануы ачыкланды”, - дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы, “ТР ССМ Республика наркология диспансеры" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табиб урынбасары Резедә Хәева. Ул билгеләп үткәнчә, социаль ятимлек буенча профилактика эшендә ата-аналарда тотрыклы ремиссия формалаштыруга юнәлдерелгән “Аеклык ноктасы” (“Точка трезвости”) проекты ярдәмендә 2015 елдан 167 кеше дәвалану алды, аларның 140-ы тернәкләндерү программасын уңышлы төгәлләде, бу исә 140 баланың ятимлек статусын алмауларына һәм үз гаиләләрендә калуларына мөмкинлек бирде.
"Безнең республикада ресоциализация фонды төзелде, ул дәвалау һәм тернәкләндерү курсын узучыларга алга таба эшкә урнашу өчен яңадан квалификация узарга мөмкинлек бирә”, – дип өстәде Р.Хәева.
“Үлем белән кайда сату итәләрен хәбәр ит" акциясе тәмамланганнан соң да шәһәрлеләр наркотикларны сату яки аларны медицина максатларында кулланмау фактлары турында хәбәр итә ала – ышаныч телефоннары тәүлек дәвамында даими рәвештә эшли. Хәбәр калдыру өчен 8 (843) 291-48-21 (кизү тору бүлеге), 8 (843) 291-20-02 (ТР буенча ЭЭМ ышаныч телефоны), яисә 02 (кәрәзле телефондан 020), 052 (аноним) номерлары буенча шалтыратырга кирәк. "ЭЭМ сезнең һәрбер хәбәрегез буенча оператив чаралар күрергә әзер”, - дип йомгак ясады К.Жданов.