Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.09.2023, 11:38

Юрий Казаков Казан шәһәр Думасы депутатларын өстәмә сайлауда алдан җиңде

Павлюхин сайлау округы буенча сайлауга килүчеләрнең саны 19,98% тәшкил иткән

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче сентябрь, Диана Жиленкова). Кичә Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы башкаласында Павлюхин сайлау округы буенча Казан шәһәр Думасы депутатларына өстәмә сайлаулар узды. Беренчел мәгълүматлар буенча, сайлауга килүчеләрнең саны 19,98% тәшкил иткән. Күпчелек тавыш белән КНИТУ-КХТИ ректоры Юрий Казаков җиңү яулаган. Бу хакта эшлекле дүшәмбе көнне шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев хәбәр итте.

«КНИТУның яңа ректоры буларак Юрий Михайлович Казаков үзен инде күрсәтергә өлгерде. Максатчан, энергияле кеше. Бу сыйфатлар аңа депутатлык эшчәнлегендә дә Казан халкы файдасына шундый ук нәтиҗәле эшләр башкарырга ярдәм итәр дип өметләнәбез», – диде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

«КНИТУны тәмамлаган Юрий Михайлович үзе югары уку йортында эшләгәндә аны үстерү өчен күп эшләр башкарган, илебезнең нефть-газ химиясе тармагы гигантлары булган сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлекне җайга салган һәм квалификацияле кадрлар әзерләүне тәэмин итүче мөһим проектларны башлап җибәргән», – дип өстәде Булат Алеев.

Ул искәрткәнчә, мандат Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшинаның узган ел ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануы белән бәйле. Нәтиҗәдә, биш кандидат теркәлгән, тагын берсе үз кандидатурасын төшергән.

Сайлауларда ТР башкаласының Идел буе районының 17 сайлау участогы катнашты. Сайлаучылар исемлегендә 34 894 кеше исәпләнә, шуларның 719 ы беренче тапкыр тавыш бирә. Сайлаучыларга (шул исәптән өйдә сайлаучыларга) участок сайлау комиссияләренең 200 дән артык әгъзасы ярдәм итә.

«Участокларда тавыш бирүне һәм тавышларны санауны үткәргәндә барлык хокукларны һәм законны үтәүне 90 лап күзәтүче һәм кандидатларның ышанычлы кешеләре күзәткән. Башкарма хакимият органнары сайлау комиссияләренә сайлау кампаниясен оештыруда кирәкле ярдәм күрсәтте», – дип сөйләде Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, иминлеккә, сайлау участокларында һәм янәшәдәге территорияләрдә хокук тәртибенә аерым игътибар бирелгән. Сайлауларда катнашкан объектлар янгынга каршы саклау чаралары, хәвеф сигнализациясе төймәләре, стационар һәм кул белән тикшерә торган металл детекторлар белән җиһазландырылган. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, кешеләрне эвакуацияләү схемалары урнаштырылган. Участокларда шәһәр буенча Эчке Эшләр идарәсе хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр – җәмәгать иминлеге мәсьәләләре буенча бүлекләр хезмәткәрләре дежур тора.

Сайлау участокларында штаттан тыш хәлләр булмады, сайлау процессында катнашучылардан шикаятьләр килмәде.

Фото: Денис Гордийко

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 11.09.2023
Видеорепортаж
11.09.2023 11:15
Казанда Бердәм тавыш бирү көненә якынча йомгак ясадылар
Барлык яңалыклар