Белгечләр шулай ук мөлкәт һәм гаилә мәсьәләләрен хәл итүдә дә ярдәм итәчәкләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Казанда «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында бушлай юридик консультацияләргә язылу ачылды.
19-нчы октябрьдә шәһәрлеләргә ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге белгечләре торак мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр. Үзәк «Грамоталы кулланучы мәктәбе» программасы кысаларында укыту семинарлары үткәрә, түләүләрне исәпләү тәртибе һәм корректлылыгы буенча консультацияләр бирә, дәгъва гаризалары һәм башка документлар төзүдә ярдәм итә.
22-нче октябрьдә гаилә мәсьәләләре буенча юрист консультациясе планлаштырылган. Гаилә-хокук бәхәсләрендә алты елдан артык тәҗрибә булган белгеч, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Наталья Веретенникова кабул итәчәк. Ул аерылышу, милекне бүлешү, никах контракты, балалар һәм алимент турындагы бәхәсләр, аталыкны билгеләү һәм башка сорауларга җавап бирәчәк.
29-нчы октябрьдә мөлкәт мәсьәләләре буенча ТР Росреестры һәм Кадастр палатасы хезмәткәрләре консультация үткәрәчәк. Юристлар күчемсез милекне милеккә рәсмиләштерү, сату-алу һәм бүләк итү килешүләре төзү буенча сораулар белән ярдәм итәчәкләр.
Моннан тыш, атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә гомуми мәсьәләләр буенча юрист консультациясе үткәрелә, халык сорауларына унбер елдан артык тәҗрибәсе булган белгеч Илдар Кыямов җавап бирә.
Барлык консультацияләр 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча үткәрелә. Юристларга сораулар бирү өчен +7(843)236-65-61 телефоны буенча алдан язылырга кирәк, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.