В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар аерылышу, мөлкәт бүлү, никах килешүе, балалар һәм алиментлар турында бәхәсләр, аталыкны билгеләү белән бәйле сораулар бирә алачак.
Фото: Марат Мугинов
Ай саен гаилә-хокук бәхәсләрендә практика тәҗрибәсе булган белгеч, ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Наталья Веретенникова бушлай юридик консультацияләр үткәрә. Казанлылар аерылышу, мөлкәт бүлү, никах килешүе, балалар һәм алиментлар турында бәхәсләр, аталыкны билгеләү белән бәйле сораулар бирә алачак.
Халыкны кабул итү 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 («Яхшы куллар» хәйрия склады) адресы буенча узачак. Юрист консультациясен алу өчен алдан +7(843)236-65-61 телефоны буенча язылырга кирәк, дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте.