В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һәр шимбә көнне «Казан Арена» стадионында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән булган балалар өчен бушлай тренировкалар узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән 4 яшьлек казанлыларны «Әйдә хоккейга» махсус сәламәтләндерү программасына кушылырга чакыралар. Ул атна саен бушлай тренировкалар уздыруны күздә тота, шулай ук балаларга спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнү мөмкинлеген дә бүләк итә ала.
2015 елда туган балалар өчен бушлай дәресләр киләсе елның 30-нчы маена кадәр «Казан Арена»да урнашкан «Победный бросок» Данис Зарипов үзәге спорт залында һәр атнанын шимбә көнендә узачак. Тренировкаларга даими йөргәндә, программада катнашучыларның Хоккей академиясенең фирма атрибутикасы комплектын җыю мөмкинлеге булачак: футболка, кепка һәм рюкзак.
Киләсе сезонда егетләр үз көчләрен сайлап алу тестында сынап карый алачак, алар Казан Хоккей академиясенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренә керү өчен кандидатлар сыйфатында каралачак: «Ак Барс» махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр Олимпия резервы спорт мәктәбе һәм «Динамо» спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе. Моннан тыш, сайлап алуны уңышлы узган егет-кызларга шулай ук хоккей экипировкасы һәм инвентарь сатып алу өчен финанс ярдәме дә биреләчәк.
«Әйдә хоккейга» программасында катнашучылар өчен ел дәвамында матур спорт бәйрәмнәре оештырылачак, анда балалар әти-әниләре һәм дуслары белән килә алачак.
Программада катнашу өчен «Игелекле эшләр көне» фонды телефоны буенча язылырга мөмкин: (843) 236-65-61 (эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, шимбә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр).
Катнашучылар оештыручыларга законлы вәкил теркәлгән урын буенча социаль яклау органнарыннан гаиләгә «аз керемлеләр» статусы бирелү турындагы белешмә, катнашучының туу турында таныклык күчермәсе һәм ата-аналарның берсенең паспорты күчермәсе, педиатрдан спорт белән шөгыльләнү ярамаганлыгы хакында күрсәтмәләр булмавын раслый торган медицина белешмәсе (ул 30 көннән дә алда бирелергә тиеш түгел) бирергә тиеш булачак.
Дәресләр һәр шимбә көнне 10.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Данис Зариповның «Победный бросок» үзәге спорт залында «Казан Арена» футбол стадионының төньяк трибунасының икенче катында узачак. Форманың нинди булуы мәслихәт: футболка, шорты/штан, уңайлы спорт аяк киеме, дип хәбәр итә оештыручылар – «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды.
Быел фонд инде өченче тапкыр Төнге хоккей лигасы хоккейчылары һәм «Ак Барс» хоккей клубы белән хәйрия матчы уздырды, анда бозга профессиональ уенчылар белән бергә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да чыкты.