В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар борынгы спорт төре белән танышачак һәм төп алымнарга өйрәнәчәк
Бу якшәмбе көнне, 10 августта, Кабан күле яр буенда балалар өчен көрәш буенча ачык дәрес узачак. Яшь казанлыларны борынгы спорт төре белән таныштырачаклар һәм көрәш нигезләренә өйрәтәчәкләр.
Милли көрәш буенча ярышларны Татарстан, Россия чемпионы һәм көрәш буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Илмир Төхвәтуллин үткәрәчәк. Ул катнашучыларга көрәш тарихын сөйләр һәм төп алымнарга өйрәтер.
7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар катнаша алачак, сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Җанатарлар өчен керү ирекле. Башлана – 14:00 сәгатьтә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Парк геройлары» проекты волонтерлары Кабан күле яр буенда өмәләр сериясен уздырачак. Бу дүртенче локация булачак, аны активистлар тәртипкә китерәчәк.