Җиңүчеләр «Орленок», «Океан», «Смена» һәм «Артек» балалар үзәкләренә юлламалар алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). Яшь казанлылар «Россия - минем горурлыгым!» милли патриотик конкурсына кушыла алалар. 2016 елдан бирле ел саен анда илнең төрле төбәкләреннән меңләгән бала катнаша.
Конкурс гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы 11-18 яшьлек укучылар арасында үткәрелә. Алар үз эшләрен «Фотография», «Рәсем», «Видеоролик», «Социаль плакат», «Инша», «Әдәби иҗат», «Журналистика» номинацияләрендә тәкъдим итә алалар. «Гомерләрне коткаручы кешеләр» номинациясендә балалар медицина хезмәткәрләренең, табибларның, фельдшерларның көндәлек эше, сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендә белгечләрнең уңышлары турында сөйли алалар.
Конкурста җиңүчеләр «Орленок», «Океан», «Смена» Бөтенроссия балалар үзәкләренә, шулай ук «Артек» Халыкара балалар үзәгенә юлламалар алачак. Номинацияләрдә беренче дәрәҗә лауреатларга махсус приз – «Сириус» фән һәм иҗат мәктәбе» мәгариф программасында катнашу өчен билет биреләчәк.
Гаризалар 27-нче октябрьгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә «Росдетство» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы . Конкурс турында өстәмә мәгълүматны проект сайтында табарга мөмкин.