В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мастер-класс ахырында ябык паркка керү уйнатылачак
Фото: Денис Гордийко
Чарада әлеге спорт төре белән яңа гына шөгыльләнә башлаучы 5 яшьтән зуррак балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Аларны самокатның техник өлеше белән таныштырачаклар һәм төп трюкларга өйрәтәчәкләр.
Мастер-класска икенче аяк киеме алып килергә кирәк. Шулай ук саклау җайланмалары һәм самокат булса яхшы, инвентарь булмаган очракта аны экстрим-парк прокатында бушлай алырга мөмкин.
Дәрес 18:30 сәгатьтә башлана, катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Традиция буенча мастер-класс ахырында ябык паркка керү уйнатылачак.