В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Өй шартларында дөрес туклану турында сөйләшү» платформасына балалар өчен гадәти булмаган кулинар, спорт һәм фәнни видеодәресләр керә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). Казанда мәктәп укучылары өчен «Өй шартларында дөрес туклану турында сөйләшү» социаль белем бирү онлайн-проекты старт алды. Ул әти-әниләргә һәм балаларга өйдә торып белем алу шартларында сәламәт яшәү рәвеше һәм баланслы туклану принципларын онытмаска ярдәм итәргә тиеш.
Элегрәк «Өй шартларында дөрес туклану турында сөйләшү» бөтенроссия программасы Татарстан мәктәпләрендә педагоглар үткәргән дәресләр форматында тормышка ашырылды. Бу вакыт эчендә дөрес туклану нигезләре буенча укуларда 50 шәһәр мәктәбеннән 100 меңнән артык укучы катнашты. 2019 елдан проект бөтен Казан мәктәпләрен колачлады. Хәзерге вакытта аның буенча башлангыч сыйныфларның 30 мең укучысы шөгыльләнә.
6-нчы апрель көнне Татарстанның барлык мәктәпләре дистанцион укуга күчкәнлеген исәпкә алып, программа белгечләре оператив рәвештә махсус онлайн-платформа эшләделәр. Монда азык-төлекнең файдалы үзлекләре турында гадәти булмаган кулинар, спорт һәм фәнни видеодәресләрне карарга, катлаулы булмаган, әмма тәмле ризыклар әзерләргә яки күңелле күнекмәләр оештырырга була.
Моннан тыш, проект сайтында махсус конкурс үткәрелә. Катнашучылар фотолар җибәрәләр һәм өй эшләрен ничек башкарулары турында сөйлиләр - ашарга әзерлиләр, спорт белән шөгыльләнәләр яки фәнни тәҗрибәләр үткәрәләр.
«Өй шартларында дөрес туклану турында сөйләшү» программасы безнең төбәк өчен яңа түгел. Ул 1999 елдан Казанда уңышлы гына гамәлгә кертелә, ә 2019 елдан башлап шәһәрнең барлык мәгариф учреждениеләрендә гамәлгә ашырыла, үсеп килүче яшь буында сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыруга сизелерлек өлеш кертә. Без проектның, алдыбызда торган сорауларны исәпкә алып, үсүенә шат. Хәзер, онлайн-платформа барлыкка килү белән, дөрес туклану дәресләрен дистанцион уку режимында да дәвам итәргә мөмкин. Бу бик мөһим яңалык, чөнки хәзер безнең мәктәп укучыларының сәламәтлеге аеруча кайгыртуга мохтаҗ. Ышанам ки, бу ресурс дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыруда күп гаиләләргә ярдәм итәр», - дип билгеләп үтте Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.
«Дөрес туклану турында сөйләшү» программасы Россия мәктәпләрендә 1999 елдан бирле эшли һәм 6-12 яшьлек балаларда туклану культурасы нигезләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Бүгенге көндә проект ел саен 60 төбәктә 1,4 миллионнан артык баланы колачлый, дип хәбәр итә программаны оештыручылар.