Бәйгедә катнашырга 2 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар чакырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). 15-нче сентябрьдә Казанда «Велосипед – бик шәп!» балалар спорт фестивале узачак. Бәйрәм «2019 елгы балалар велосезонын ябу» проекты кысаларында үткәрелә һәм ул Россиянең Президент грантын гамәлгә ашыру булып тора.
Бәйгедә катнашырга 2 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Бәйрәм программасында 2 яшьтән алып 5 яшькә кадәрге балалар өчен «Машинкин» толокарларында узышлар, 4 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балалар арасында самокатларда узышлар, шулай ук 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар өчен велосипедларда ярышлар планлаштырылган.
Фестивальдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә велоузышлар узачак. Алар тәгәрмәчле транспортның теләсә кайсы төре белән катнаша алачак.
Чара мәйданчыгында катнашучылар һәм тамашачылар өчен ЮХИДИ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләреннән викториналар һәм конкурслар планлаштырылган, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.
Велофестиваль «Казан Арена» стадионының Р9 парковка урынында узачак. Ярышларда катнашу өчен сайтта алдан теркәлү узарга кирәк. Гаризалар 14-нче сентябрьгә кадәр кабул ителә.