Казанда яшь буынны мини-роботлар коруга өйрәтүгә юнәлдерелгән «Железка» яңа проектын эшләтеп җибәрәләр. Машиналарны балалар һәм яшүсмерләр иске техника детальләреннән төзиячәк. Проект «Яратам» чаралар комплексы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Хәзер әзерлек бара — робототехника белән шөгыльләнү өчен иске җиһазларны җыю пунктлары ачылды, дип хәбәр итәләр «Яшүсмер» МБУда.
Техниканы берничә клуб кабул итә:
«Кояш Нуры» (Зәкиев ур., 25а)
«Лимонад» (Латыш Укчылары ур., 25)
«Феникс» (Восстания ур., 38)
«Цудзуки» (Чуйков ур., 59а)
«Импульс» (Айрат Арсланов ур., 11)
«Старт» (Побежимов ур., 53)
«Романтик» (Химиклар ур., 35)
«Алга» (Мәүлетов ур., 21)
«Энергетик» (Гудованцев ур., 45)
Проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә республика муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла.