В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фестиваль афишасына 11 спектакль кертелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). 2022 елның 30-нчы гыйнварыннан 22-нче февраленә кадәр М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Ф.И.Шаляпин исемендәге XL Халыкара опера фестивале узачак.
Юбилей фестивале афишасына 11 спектакль кергән. Программаны Дж.Пуччининың «Тоска» операсы премьерасы ачачак (спектакльнең музыкаль җитәкчесе – Ренат Салаватов, режиссер – Юрий Александров, рәссам-куючы – Вячеслав Окунев). Премьера спектакле төрле башкаручылар составы белән ике тапкыр (30-нчы һәм 31-нче гыйнвар көннәрендә) күрсәтеләчәк.
Фестиваль программасы үз эченә театрның аеруча истә кала торган, масштаблы куелышларын алачак, шул исәптән П.Чайковскийның «Пиковая дама» (4-нче февраль) һәм М.Мусоргскийның «Борис Годунов» (15-нче февраль), Дж.Вердиның «Травиата» һәм «Аида» (6-нчы һәм 8-нче февраль), Дж.Россининың «Севильский цирюльник» (17-нче февраль), шулай ук 2021/2022 еллар сезоны премьерасы – Р.Леонкаваллоның «Паяцы» (11-нче һәм 12-нче февраль) әсәре. Барлык спектакльләрдә төп партияләрне чакырылган артистлар башкарачак. Фестиваль программасында милли репертуар Р.Ахиярованың «Сөембикә» операсы белән тәкъдим ителгән, ул ике тапкыр күрсәтеләчәк (21-нче һәм 22-нче февраль көннәрендә).
Ф.И.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале – опера сәнгатенең иң борынгы Россия форумы. Ул 1982 елда нигезләнгән, 1991 елдан халыкара статуста уза. Фестиваль программаларында М.Җәлил исемендәге театрның үз куелышлары тәкъдим ителде, анда төп партияләрне чакырылган артистлар – Россиянең һәм дөньяның әйдәп баручы театрлары солистлары башкара.
Төрле вакытта фестивальнең спектакльләрендә һәм концертларында дөнья операсы йолдызлары катнашкан, алар арасында җырчылар – Илдар Абдразаков, Дмитрий Хворостовский, Рене Папе, Хибла Герзмава, Ольга Бородина, Альбина Шагимуратова, Татьяна Сержан, Владислав Сулимский һәм башкалар бар иде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.