Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.06.2024, 11:24

«Тәмле Казан» юбилей гастрономия фестивале гаилә пикнигы форматында узачак

Кунаклар өчен махсус зоналар җиһазландырыла, алар анда пледларда яки ятакларда урнаша алачак

Быел «Тәмле Казан» гастрофестивале 10 нчы тапкыр гаилә пикнигы форматында узачак. Беренче тапкыр балалар гастрономия зонасы да барлыкка киләчәк. Татарстан Республикасы башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны 13–14 июльдә «Казан» гаилә үзәге мәйданчыгында көтәчәкләр, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова.

«Тәмле Казан» кебек чаралар шәһәрдә җылы атмосфера тудыра, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. – 10 ел эчендә фестивальнең җәйге программага керүе, зур аудиторияне җәлеп итүе очраклы түгел. Бүген ул инде шактый репутация җыйган, ул җирле рестораторларны һәм җитештерүчеләрне генә түгел, ә безнең иң якын күршеләребезне дә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Юбилей уңаеннан үткәрелгән фестиваль да йөзебезгә кызыллык китермәс дип өметләнәбез. Башкала халкын һәм кунакларын тагын тәмле һәм төрле ризыклар, креатив карарлар һәм якты тәэсирләр белән сөендерер».

Дарья Санникова әйтеп узганча, быел «Казан» гаилә үзәге мәйданчыгында пикниклар өчен махсус зоналар җиһазландырыла, анда кунаклар пледларда яки ятакларда урнаша алачак. «Яшел фестиваль» практикасын кертү мәсьәләсе дә карала. Чүп-чарны аерып җыю, файдаланылган материалларны эшкәртү һәм хәйрия акцияләре уздыру мөмкинлеген булдырырга планлаштыралар.

Үз продукциясен рестораннар һәм кафелар, фуд-трак хуҗалары, фермерлар, үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр, сувенирлар һәм халык сәнгать һөнәрләре товарлары җитештерүчеләр тәкъдим итә ала. Гаилә бизнесын алып бару белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрнгә аерым игътибар бирәчәкләр.

Катнашу өчен KZN.RU порталында һәм туризмны үстерү комитетының telegram-каналында 21 июньгә кадәр гариза формасын тутырырга кирәк. Кандидатларны төрледән-төрле меню һәм продукциянең киң ассортименты, локаль продуктлар куллану, бәя сәясәте кебек критерийлар буенча бәяләячәкләр.

Шулай ук ESG критерийларын үтәүгә дә игътибар бирелә.

Сайлап алу нәтиҗәләре 28 июньгә кадәр KZN.RU порталы туризмны үстерү комитеты битендә игълан ителәчәк. Эшмәкәрләр өчен катнашу – бушлай. Партнерлар һәм иганәчеләр үз тәкъдимнәрен tourism.kzn@tatar.ru электрон почтасына җибәрә ала.

Дарья Санникова билгеләп үткәнчә, тугыз елы эчендә фестивальда барлыгы 365 мең кеше ашаткан, барлыгы 100 тонна азык ашалган. Анда сувенир продукциясе өлкәсеннән 600дән артык вәкил катнашкан.

«Тәмле Казан» проекты дүрт тапкыр Russian Event Awards халыкара премия җиңүчесе булды, Россиянең иң яхшы 50 туристик вакыйгасы арасына керде. 2021 елда фестиваль «Легенда» исемле милли кулинар фестиваль җиңүчесе булды, шулай ук, илнең төп гастрономик вакыйгаларының берсе дип, National Geographic журналында билгеләнде», – дип йомгаклады спикер.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 03.06.2024
Видеорепортаж
03.06.2024 11:02
«Тәмле Казан» гастрофестивале 13 һәм 14 июльдә узачак
Барлык яңалыклар