В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кичәнең кунаклары арасында – ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, җырчы Руслан Габбасов һәм саксофончы Айрат Закиров
Бүген Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе узачак. Кичә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле фондыннан «Казан кызлары» биюенең юбилеена багышлана.
Тамашачылар алдында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, җырчы Руслан Габбасов һәм саксофончы Айрат Закиров чыгыш ясаячак. Кичәне Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Булат Гатауллин алып барачак. Музыка өчен Айдар Абдрахимов һәм Марсель Вахитов җавап бирәчәк.
Моннан тыш, катнашучылар фольклор уеннары-танышуларга, конкурсларга һәм массакүләм биюләргә кушыла алачак, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Шәһәрлеләрне 18:00 сәгатьтә Шиһабетдин Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал исемендәге театр янындагы төшү юлы белән янәшә көтәчәкләр.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бию проектының юбилее уңаеннан Казанда «Бию көрәше» дип аталган бию турниры узачак. Анда профессиональ булмаган башкаручылар татар биюен биеп көч сынашачак. Турнир финалы 28 августта Г.Камал исемендәге театр каршында узачак.