В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спортның төрле төрләре белән казанлылар 4-нче августта Горький исемендәге паркта таныша алачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). 4-нче август көнне Казанның Горький исемендәге паркында «Яшел Фитнес» фестивале узачак. Аны карарга һәм спортның төрле төрләре белән танышырга теләгән һәркем килә ала.
Фестиваль программасында – йога, растяжка, функциональ зарядка, парлы бию буенча мастер-класс, джампинг-фитнес, боди-балет буенча мастер-класс, кикбоксинг, олылар һәм балалар өчен кылыч белән фехтование һәм кендо.
Шулай ук фестивальдә музыкаль төркемнәр чыгышы, балалар өчен активлык зоналары, фотосессияләр һәм бүләкләр уйнату планлаштырылган.
Чара 16.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.