В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараларның кайберләрендә катнашу өчен теркәлү таләп ителә
Фото: Марат Мөгыйнов
Бу атнада Казанның яшүсмерләр клубларында иҗади һәм спорт чаралары узачак. Казанлылар өчен мастер-класслар, турнирлар һәм интерактив очрашулар әзерләнгән.
Иртәгә, 17 мартта, 15:00 сәгатьтә «Лазер» клубында (3 нче Кленовая ур., 23А) заманча бию буенча мастер-класс узачак. 16:00 да «Яратам» клубында (Короленко ур., 11а) йога буенча «Көч һәм нәзакать» дәресе узачак. Катнашу өчен +7 (843) 598-42-53 телефоны буенча теркәлергә кирәк. 17:00 дә яшьләрне кофе бөртекләрен кулланып, мәче рәвешендә декоратив панно ясарга чакыралар. Иҗат дәресләрен «Импульс» клубында (Арсланов ур., 11) үткәрәчәкләр. Сузылу буенча мастер-классны 18:00 сәгатьтә «Икар» клубында (Рәхимов ур., 23) оештыралар. «Вертолет» яшьләр үзәгендә (Кече Мәскәү ур., 15) 19:00 сәгатьтә узачак караоке ярышы көн программасын тәмамлаячак. Катнашу өчен +7 (993) 415-48-60 телефоны аша теркәлергә кирәк.
Пластилиннан зур күләмле картиналарны барлык теләүчеләр чәршәмбе, 18 мартта, «Ника» клубында (Восстание ур., 59) ясый алачак. Мастер-класс 14:00 тә башлана. Соңрак, 15:00 тә, яшүсмерләрне «Алтын Кул» клубына (Гарифьянов ур., 34) милли бизәкләр чигүле кыстыргычлар ясарга чакыралар. «Панкратион сәнгате» көрәш буенча мастер-классны 18:15 сәгатьтә «Җәлил» клубында (Хәйруллин ур., 5) үткәрәчәкләр. Теркәлү өчен телефон: +7 (965) 615-06-45.
Пәнҗешәмбе, 19 мартта, 11:00 сәгатьтә «Старт» клубында (Побежимов ур., 53) ата-аналар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класс узачак. Теркәлү өчен телефон: +7 (927) 039-87-01. 15:00 сәгатьтә чәч бизәкләре ясау буенча мастер-класс узачак. Барлык теләүчеләрне «Кеды» клубында (Серов ур., 17) көтәләр. Шулай ук 15:00 сәгатьтә «Алга» клубында (Мәүлетов ур., 21) тумар ясау буенча мастер-класс узачак. Катнашу өчен +7 (843) 598-04-77 телефоны буенча теркәлергә кирәк. Балавыздан шәмнәрне казанлылар 16:00 сәгатьтә «Сандугач» клубында (Гагарин ур., 77б) ясый алачак. Мастер-класска язылу өчен телефон: +7 (843) 563-34-97. 19:00 сәгатьтә «Лимонад» клубында (Латыш Укчылары ур., 25) «Королева йөреше» шахмат турниры узачак. Катнашу өчен +7 (843)298-59-95 телефоны аша теркәлергә кирәк.
Җомга көнне, 20 мартта, 13:00 дә яшүсмерләр йога һәм сулыш күнегүләре практикасына кушыла алачак. Чара «Пазлы» клубында (Җиңү Проспекты, 62, 2 к.) узачак. Теркәлү +7 (843) 268-84-82 телефоны буенча таләп ителә, дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесендә.