Килүчеләр өчен керү һәм барлык хезмәтләр бушлай күрсәтеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июль). 24-нче июль көнне Казанның Вахитов районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Шәһәрлеләр район предприятиеләрендә вакантлы вазыйфалар турында белә, эшкә урнашуда ярдәм ала, район предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша алалар, шулай ук аларга хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре һәм хезмәт күрсәтүләре турындагы закон мәсьәләләре буенча консультация биреләчәк.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе Кадрлар әзерләү буенча төбәк укыту үзәгендә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр узачак: Зинин ур., 3. Килүчеләр өчен керү һәм барлык хезмәтләр бушлай, дип хәбәр ителә ТР дәүләт мәшгульлек хезмәте порталында.