В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлыларны Урицкий исемендәге паркка славян мәдәнияте фестиваленә чакыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). Казанның Урицкий исемендәге паркында Алма спасын билгеләп үтәчәкләр. 17-нче августта славян мәдәнияте фестивалендә Казан халкын һәм кунакларын халык һөнәрчелеге ярминкәсе, уен-көлке, әйлән-бәйлән, җәядән ату һәм башкалар көтә.
Ярминкәдә кунакларга төрле сувенирлар тәкъдим ителәчәк, ә кул эшләре осталары һәр кунакка фенечка, очелье, сәйләннән зәркән бизәнү әйберләре яки тукыма кисәкләреннән курчак- бөти ясарга ярдәм итәчәк. Шулай ук кунаклар чүлмәк боҗрасында эшләп карый алачак. Мәйданчык 11.00 сәгатьтә ачыла.
12.00 сәгатьтә Татарстанның төрле районнарыннан килгән фольклор коллективларының чыгышлары башлана.
Моннан тыш, бәйрәмдә барлык теләүчеләрне алмалы хуш исле чәй һәм пироглар белән сыйлаячаклар, дип хәбәр итә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.