Кунакларны төрле своп-маркетлар, активлык һәм лекцияләр көтә
Фото: vk.com/culttorg
Бу шимбәдә, 17 нче февральдә, Казанда «КультТорг» акыллы куллану фестивале узачак. Шәһәрлеләрне барахолка, китап свопы, мастер-класслар, лекцияләр һәм башка активлыклар көтә.
Шәһәрлеләр эшкәртүгә икенчел чимал, шул исәптән кием-салым, дарулар, катыргы кәгазь, пыяла, пластмасса эшләнмәләрен тапшыра алачак.
Китап свопы «китап өчен китап» кагыйдәсе буенча узачак. Фестивальдә шулай ук фримаркет зонасы оештырыла, анда теләгән һәркем үз әйберләрен башкаларныкына алмаштыра яки калдыра алачак.
Фестивальгә экотоварлар да әзерләнгән. Аларны якындагы бәйрәмнәргә бүләк буларак кулланырга мөмкин: шәмнәр, интерьер панносы, хушбуйлар, косметика, шоперлар һәм совет чоры савыт-сабасы.
12:30 сәгатьтә «ПЖКХ» ИК хезмәткәрләреннән калдыкларны аерып җыю турында бушлай лекция узачак, дип хәбәр итте оештыручылар.
Чаралар 12:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр узачак. Кунакларны Бауман урамы, 44/8 адресы буенча көтәчәкләр. Фестивальнең тулы активлык программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Чарага керү ирекле.