Казан халкы һәм кунаклары өчен 3 гыйнварда бәйрәм чаралары әзерләнде. Программада: театр тамашалары, тавышлы һәм чагылдыручан инсталляция һәм Яңа ел ярминкәсе.
Бүген шәһәрдә Санкт-Петербургтан Vokrug урам театры артистлары чыгыш ясаячак.
«Крылья Советов» паркында 15:00 сәгатьтә шәһәр халкын Җиргә зур галәм кораблендә очып килгән гаҗәеп астронавтлар турындагы «Без притяжения» тамашасы көтә. Шул ук көнне спектакльне 18:00 сәгатьтә
«Елмай» балалар паркында күрергә мөмкин булачак.
17:00 сәгатьтә
«Казан» Гаилә үзәге янындагы сәхнәдә «Новогодние игрушки» («Яңа ел уенчыклары») спектаклен күрсәтәчәкләр. 20:00 дән 21:00 гә кадәр төп шәһәр чыршысы янында «Теләк» тавышлы һәм чагылдыручан инсталляция уйнаячак, ул тамашачыларны сәяхәткә чумдырачак һәм каршы чыгу, җиңү һәм үзгәрешләр турында сөйләячәк. Тамашаны Парклар һәм скверлар дирекциясе «НУР» халыкара медиасәнгать фестивале командасы белән берлектә оештырды.
Казан Кремле территориясендә Яңа ел ярминкәсе 10:00 нан 20:00 гә кадәр барачак. Бәйрәм чаралары 12:00 сәгатьтә «Сундук Абики» («Әбинең сандыгы») спектакленнән башлана. 15:15, 18:00, 19:00 һәм 20:00 дә актерлар урыннарда «Окно в прошлое» («Үткәнгә тәрәзә») куелышында уйнаячак, ә 16:00 да «Сон Дедушки Мороза» («Кыш бабайның төше») тамашасын тәкъдим итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында
«Яңа ел» бүлеге ачылды. Биредә мәдәни программа, җәмәгать транспорты һәм медицина учреждениеләренең бәйрәм көннәрендәге эше турында мәгълүмат тупланган.