Шәһәр халкы һәм кунаклары квест уза, мастер-класска бара, концерт һәм экскурсия карый алачак.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче февраль). 23-26 нчы февральдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында өлкәннәр һәм балалар өчен бәйрәм чаралары узачак.
Күргәзмәгә билет сатып алганда, казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары балалар өчен 1960-1980 еллардагы совет сәнгатенә багышланган «Кире СССРга» квестында катнаша ала. Маршрут кәгазе кассада биреләчәк.
23 нче һәм 24 нче февральдә 12:00 сәгатьтә «Мамык акварель» мастер-классы планлаштырылган. Дәрес 5 кешедән торган җыелма төркемнәр өчен үткәрелә. Катнашу – түләүле, алдан язылырга кирәк.
24 нче февральдә 18:30 сәгатьтә концерт башланачак, анда «Проникновение» дуэты романсларын башкарачак. Концерт түләүле.
23-26 нчы февральдә 16:00 сәгатьтә «Экскурсия –һәркем өчен» узачак. Килүчеләргә 1960-1980 еллардагы совет сәнгате турында сөйләячәкләр. Экскурсия түләүле, 5 кешедән торган җыелма төркемнәр өчен үткәрелә, алдан теркәлү узарга кирәк.
25 нче һәм 26 нчы февральдә 12:00 сәгатьтә «Коммуналка» арт-киңлегендә 5 кешедән торган җыелма төркемнәр өчен иҗади дәрес башлана. Катнашу түләүле, алдан язылырга кирәк.
Теркәлү +7(843)567-80-67, +7(843)567-80-68 телефон номерлары буенча алып барыла.