В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Тәрәзә» галереясендә 20 нче апрельгә кадәр «Кисешү ноктасы» экспозициясе урнаштырылган.
Фото: Денис Гордийко
Галереянең ике залында алты яшь скульпторның – В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты филиалының чыгарылыш һәм А.Миңнуллина остаханәсе укучылары Зөлфия Мөхәммәдьянова, Артур Давыдов, Ксения Зубкова, Тимофей Тюрин, Дамир Закиров һәм Динар Сәлимовның эшләре тәкъдим ителгән. «Кисешү ноктасы» аларның һәркайсы өчен үз иҗатларында күрсәтергә омтылган ниндидер кодны белдерә.
Күргәзмә ябылыр алдыннан килүчеләр өчен artist-talk форматында рәссамнар белән очрашу оештырылачак, дип хәбәр иттеләр галереядә. Чара 7 нче апрельдә 15:00 сәгатьтә К.Маркс ур., 33 адресы буенча узачак. Керү ирекле.