Музей буенча барлык экскурсияләр санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Матисс. Пикассо. Шагал. Эрмитаж җыелмасындагы 1910-1940 елларда Көнбатыш Европа сәнгате» күргәзмәсе вакыты озайтылды - шәһәр халкы һәм кунаклар экспонатларны 18-нче октябрьгә кадәр күрә алачак. Музей буенча барлык экскурсияләр санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп оештырылачак, килү алдыннан алдан язылу сорала.
«Матисс. Пикассо. Шагал» күргәзмәсе Казанда узган елның октябрендә ачылды һәм Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең һәм кунакларның иң популярларыннан берсе булды. Бер айда биредә 23 меңнән артык кеше булган.
Февральдә экспозицияне яңарттылар - 125 сәнгать әсәрен алыштырдылар. Алар арасында А.Матисс, М.Шагал, П.Пикассо, Ж.Руоның график эшләре, П.Синьяк, Э.Нольде, Г.Кольбе, А.Архипенконың акварельләре, Эртеның литографиясе һәм шелкографиясе, фильм афишалары һәм art deco стилендәге күлмәкләр бар. Өч зал тулысынча диярлек яңартылды - Көнбатыш Европа рәсеме, Анри Матисс һәм «Рәссам китаплары». Әмма 19-нчы мартта эпидемиологик вәзгыять аркасында «Эрмитаж-Казан» үзәге ябылды, һәм күпләр яңартылган экспозицияне күрергә өлгермәде, шуңа күрә күргәзмә октябрь уртасына кадәр озайтылды.
«Эрмитаж-Казан» үзәге санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп эшләячәк. Килүчеләр өчен 10.00 сәгатьтән сеанслар оештырылган, алар арасындагы аралык 30 минут тәшкил итә. Музейларда 10 кешедән артык булмаган индивидуаль төркемнәр һәм составта 5 кешедән артык булмаган экскурсияләр кертеләчәк. Музейларда экскурсия хезмәте бары тик телефон гаризасы нигезендә генә күрсәтелә: +7(843) 567-80-32, +7(843) 567-80-34.
Музейда булган вакытта килүчеләргә социаль дистанцияне үтәргә, шулай ук бер юнәлештә генә хәрәкәт итәргә кирәк. Таләпләр нигезендә барлык килүчеләр һәм экскурсантлар, шулай ук экскурсоводлар индивидуаль саклану чараларында - битлекләрдә һәм перчаткаларда булырга тиеш.
Музей һәм күргәзмә залларының эш җәдвәле элеккечә калды: сишәмбедән якшәмбегә кадәр 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 11.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, дүшәмбе - ял көне, дип хәбәр итә «Эрмитаж-Казан» үзәге матбугат хезмәте.