В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казаннан экспозициягә барлыгы 60-70 елларда Совет футболы тарихы белән бәйле 300-дән артык экспонат китерелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Төркиянең Алания шәһәрендә узган Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе форумында Казан социаль-көнкүреш музее «Безнең балачак футболы» исеме астындагы күргәзмә тәкъдим итте. Әлеге чарага ассоциация җитәкчесе Марат Кабаев Старт бирде, ул шулай ук СССРдагы ишегалды футболы турында сөйләде.
Казаннан экспозициягә барлыгы 60-70 елларда Совет футболы тарихы белән бәйле 300-дән артык экспонат китерелде. Алар арасында экипировка элементлары, тупларның төрле төрләре, футбол турында китаплар, клуб түштамгалары һәм вымпеллар, шул чорның сувенир продукциясе бар.
Күргәзмә кысаларында шулай ук Казан музее көче белән төшерелгән «Футбол гына түгел» документаль фильмының премьерасы да узачак. Социалистик көнкүреш музеенда хәбәр итүләренчә, кино күрсәтү киләсе «Безнең кино» күргәзмәсенә старт бирәчәк.