Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.11.2025, 16:23

Күргәзмәләр, лекцияләр һәм концертлар: Заманча сәнгать галереясендә «Сәнгать төне» уздырыла

Чаралар бушлай оештырыла

Сишәмбе, 4 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә «Сәнгать төне» кысаларында бушлай чаралар уздырыла. Казан халкы өчен экскурсияләр, остаханәләр, лекцияләр һәм концерт оештырыла, дип хәбәр итә учреждениенең матбугат хезмәте.

Әйтик, 12:00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының рәсем сәнгате бүлеген тәмамлаучылар төркеменең «Театрның арт-коды» күргәзмә проектын ачу тантанасы булачак. Шул ук вакытта Казан рәссамы, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Евгений Голубцовның «Очрашу» күргәзмәсе буенча бушлай экскурсия уздырылачак.

12:45 сәгатьтә 10-14 яшьлек балалар өчен кәгазь курчаклар ясау остаханәсе эшли башлый. Чарада катнашу өчен +7(962)557-00-57 телефон номеры буенча алдан теркәлергә кирәк.

14:00 сәгатьтә өлкән фәнни хезмәткәр һәм сәнгать белеме кандидаты Рәзилә Ильясова «Икенче дулкын Казан авангарды: исемнәр, каһарманнар, вакыйгалар» темасына лекция үткәрәчәк.

15:00 сәгатьтә Заманча сәнгать галереясе кунаклары өчен 1980-1990 елларда Казан һәм Ленинград рәссамнары эшләре тәкъдим ителгән «Авангард гасыры» һәм кытай рәсем сәнгатенә кагылышлы «Көнчыгыш пумаласы сере» күргәзмәләре буенча бушлай экскурсияләр уздырачаклар.

16:00 сәгатьтә Евгений Голубцов күргәзмәсендә «Преображение» камера хоры чыгыш ясаячак.

17:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фотографлар берлеге әгъзасы Евгения Цой «Кесәңдәге фотосурәт. Мобиль фотога төшерү серләре» темасына лекция уздырачак.

18:30 сәгатьтә «Җир» күргәзмәсендә Антон Леухин һәм Эльмира Галиеваның «Очрашу» җыры лейтмотив итеп алынган концерт булачак.

Чаралар бушлай оештырыла. Заманча сәнгать галереясе 12:00 сәгатьтән 21:00 сәгатька кадәр эшләячәк.

Кунакларны Карл Маркс урамы, 64 йорт адресы буенча көтәләр.

Барлык яңалыклар