Экспозициядә 400 рәсем һәм графика әсәрен тәкъдим итәчәкләр
Пәнҗешәмбе, 27 мартта, ТР ДССМның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Казан авангарды: икенче дулкын» циклыннан «Виктор Сынков. Тын алган кебек ясаган кеше» күргәзмәсе ачылачак. Үзенчәлекле рәссамның 70 еллыгына багышланган экспозициядә 1970–1990 еллар чоры әсәрләре тәкъдим ителәчәк.
Килүчеләр ТР ДССМ, Г.М.Хәкимова исемендәге Чаллы картиналар галереясы, Галиев Галереялары (Казан), Жудров Галереялары (Мәскәү) җыентыкларыннан, шулай ук шәхси коллекцияләрдән 400 рәсем һәм графика әсәрен карый алачак. Архив һәм документаль материаллар экспозициягә өстәмә булачак.
Күргәзмәдә шулай ук Татарстан рәссамнарының иҗатына сизелерлек йогынты ясаган Виктор Сынковка багышланулары да тәкъдим ителәчәк.
ТР башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны 27 мартта 16:00 сәгатьтә Шейнкман ур., 12 (3 подъезд) адресы буенча көтәләр. Вернисажга керү ирекле, дип хәбәр иттеләр учреждение матбугат хезмәтендә.
Виктор Сынков монументаль һәм станок рәсем сәнгате, станок һәм китап графикасы – оригиналь һәм басма (офорт), шулай ук скульптура белән шөгыльләнгән. Замандашлары аны барыннан да бигрәк кечерәк кәгазь битләренә, шырпы тартмаларына төрле график материаллар: карандаш, тушь, гель һәм шарлы ручкалар, акварель, еш кына катнаш техникада ясалган рәсемнәре белән истә калдырганнар. Бу әсәрләрдә төрле тормыш тәэсирләре һәм коллизияләр, көндәлек вакыйгалар һәм останың әйләнә-тирәсендәге кешеләр чагыла, сәнгать идеяләре гәүдәләнә.