В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициядә танылган осталарның, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзаларының эшләре тәкъдим ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Апанай мәчетенең 250 еллыгына багышланган күргәзмә уза.
Экспозициядә танылган осталарның, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзаларының эшләре тәкъдим ителгән. Күргәзмә Татарстан Республикасының Милли музее һәм «Иске шәһәр» префектурасы тарафыннан оештырылган.
Күргәзмә музейда түбәндәге адрес буенча: Габдулла Тукай урамы, 74 йорт, 27-нче ноябрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә префектура.