Татарстанда беренче тапкыр Пушкин Йорты әдәби музее һәм «Царское Село» музей-тыюлыгының раритетларын күрсәтәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). Рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган күргәзмә Казанда Боратынский музеенда ачыла.
Экспозициягә Россиянең өч эре музееннан җыелган экспонатлар керде. Татарстанда беренче тапкыр Россия Фәннәр академиясенең Пушкин Йорты әдәби музее һәм «Царское Село» музей-тыюлыгының раритетларын күрсәтәчәкләр. Күргәзмәдә шул чордагы атаклы шәхесләрнең портретларын һәм портрет миниатюраларын, император Александр I хәрби мундирларын, барон Антон Дельвиг коллекциясен, Казан һәм Санкт-Петербург күренешләрен, шулай ук 2019 елда музейга бүләк ителгән Е.А.Боратынскийның литография портретын күрергә мөмкин булачак. Күргәзмә оештыруга Казан (Идел буе) федераль университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе зур өлеш кертте, ул XIX гасырның беренче яртысына караган сирәк басмалар тәкъдим итте, дип хәбәр ителә ТР Мәдәният министрлыгы сайтында.
Күргәзмә 17-нче июль 16.00 сәгатьтә Боратынский музеенда, Татарстан Республикасы Милли музее филиалында ачыла.