Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.08.2024, 12:26

Туй фоторәсемнәре күргәзмәсе, чәй тантанасы һәм концерт: «Печән базары» фестивале ничек узачак?

Быел татар гаиләсе темасын ачачаклар

Шимбә көнне, 24 августта, Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буе территориясендә шәһәр татар мәдәнияте һәм «Печән базары» дизайны фестивале узачак. Быел чараны Гаилә елына багышлаячаклар.

Шәһәр кешеләрен шәҗәрә төзү буенча мастер-класслар, узган гасыр башындагы татарларның гаилә традицияләре турында лекцияләр, туй фотолары күргәзмәсе һәм тиз танышулар көтә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.

Фестиваль программасында шулай ук – дизайн-маркет, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, лекторияләр, журнал архивлары уку. Кунаклар өчен фотозона һәм татар чәй тантанасы оештырыла.

Гаиләләр бәйрәм көнендә кино карый, заманча татар музыкасы һәм балалар вокаль төркеме СалаваTik концертын тыңлый, татар телендә өстәл уеннарында уйный алачак.

Фестивальне оештыручы булып Бөтендөнья татар яшьләре форумы тора.

Вакыйга керү ирекле. Фестивальнең барлык чаралары да татар телендә уза.

«Печән базары» фестивале беренче тапкыр 2013 елның апрелендә узды һәм татар шагыйре Габдулла Тукайның 100 еллыгына багышланган иде. Вакыйганың максаты XX гасыр башы – шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән чор атмосферасын торгызу иде.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итү алдыннан юлларның аерым участокларында транспорт хәрәкәтен этаплап чикли башлаячаклар.

Барлык яңалыклар