Экспозициядә республика башлыкларына ясалган 100 дипломатик бүләк тәкъдим ителәчәк
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче декабрь). «Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Бүләк – мәдәниятләр дуслыгы символы» дигән яңа күргәзмә тәкъдим итте. Экспонатлар ТР башлыкларына бүләкләр фондыннан сайлап алынган. Кунаклар Россия төбәкләре, шулай ук якын һәм ерак чит илләр вәкилләренең дипломатик бүләкләрен күрә алачак.
Барлыгы 100 декоратив-кулланма сәнгать экспонаты булачак: вазалар һәм статуэткалар, кораллар, рәсем һәм графика, келәмнәр һәм милли костюмнар. Күргәзмәнең төп элементлары – Россия, Малайзия, Япония һәм Согуд Гарәбстаны корал сәнгате үрнәкләре.
Экспозиция татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда узачак. Аны 3 нче мартка кадәр карарга мөмкин, дип хәбәр итә Казан Кремле матбугат хезмәте.