В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Командалар катнашу өчен гаризаларны 17 нче августка кадәр җибәрә ала.
Фото: Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче август). Казанда спортның ишегалды төрләре буенча «Безнең ишегалды уеннары – 2022» шәһәр чемпионаты узачак. Командалар катнашу өчен гаризаларны 17 нче августка кадәр җибәрә ала.
Катнашучылар «300» һәм «Набивалы», «Вышибалы», «Стритбол», «Классики» һәм «Резинки», «Подтягивания», «Отжимания» һәм «Пресс», «Приседания», «Прыжки через скакалку» һәм «Пресс» уеннарында көч сынашачак, дип хәбәр ителә Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының Telegram-каналында.
Чемпионатта 3 яшь категориясе командалары катнаша ала: 10-13 яшь, 14-17 яшь һәм 18-35 яшь. Команданы теркәү өчен анкета тутырырга һәм аны «Ишегалды спорт төрләре» тамгасы белән podrostok.kultotdel@mail.ru электрон почтасы аша җибәрергә кирәк. Анкетаның үрнәге һәм ярышлар турында тулы мәгълүматны нигезләмәдә табарга була.
Ярышлар ике этапта узачак – район һәм шәһәр. 22 нче августта ярышлар Мәскәү һәм Киров районнары командалары арасында Краснококшайск ур., 178 адресы буенча урнашкан 70 нче номерлы мәктәп мәйданчыгында узачак.
24 нче августта Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары командалары «Лада» яшүсмерләр үзәге мәйданчыгында (Гаврилов ур., 22) көч сынашачак.
26 нчы августта ярышлар Идел буе, Вахитов һәм Совет районнары командалары арасында узачак. Катнашучылар Дубравная ур., 45 адресы буенча 150 нче номерлы мәктәп мәйданчыгында очрашачаклар.