Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Анзор Музаев хәбәр итте
Фото: Денис Гордийко
«Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мондый мөмкинлек быелның июнь аеннан гамәлдә булачак», – диде ул.
Ләкин мәктәп укучылары, ике тапкыр имтихан тапшырганнан соң, иң яхшы нәтиҗәне сайлый алмаячакларын исәпкә алырга тиеш, дип ассызыклады Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Россия президенты Владимир Путин, Федераль Җыенга юллама җиткергәндә, чыгарылыш укучыларына БДИның берсен яңадан тапшырырга мөмкинлек бирергә тәкъдим итте.
«БДИ механизмы камилләштерелергә тиеш. Бу юнәлештә тагын бер адым ясарга тәкъдим итәм – чыгарылыш укучыларына икенче мөмкинлек бирергә кирәк. Ягъни укучы, үзе бер фәнне сайлап, БДИны яңадан тапшыра алырга тиеш, һәм моны югары уку йортларына кабул итү кампаниясе ахырына кадәр эшләргә кирәк», – дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Хәзерге вакытта 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар мәҗбүри рәвештә рус теле һәм математика буенча БДИ тапшыралар. Шулай ук алар югары уку йортларына кергәндә таләп ителә торган башка дисциплиналар буенча имтиханнарны сайлап тапшыра алалар.